26 апрель 2012 яңалыклары
-
Бию белән янып яшиләр
Һәр хореографның төп эше - балаларның буш вакытын оештыру, аларның сәләтен үстерү, матурлыкка мәхәббәт тәрбияләү, бию коллективының осталыгын чарлау. Яшь, сәләтле һәм көче ташып торган бию укытучысы ның нәтиҗәләре дә көттерми. Балалар сәнгать мәктәбенең "Огоньки" коллективы җитәкчесе Лилия Галимова шундыйлардан. Ул бар көчен һәм сәләтен яшь биючеләрне өйрәтүгә бирә. Тырышлыгы...
-
Баш автоинспектор Азнакайда
ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов балалар бакчасында Узган атна азагында Татарстанның ЮХИДИ җитәкчесе Рифкат Миңнеханов Азнакайга килде. Эш визитын ул 9 нчы "Салават күпере" мәктәпкәчә белем бирү муниципаль учреждениесендә булудан башлады. Юл йөрү куркынычсызлыгына багышланган театральләштерелгән "Светофор" тамашасы белән биредә аны бакча балалары каршы алды. Рифкат Миңнеханов тәрбияләнүчеләр белән аралашты, юл...
-
Бәхет алмасы
Якташыбыз Арнис Абдуллинның шул исемдәге шигырьләр җыентыгы дөнья күрү уңаеннан район үзәк китапханәсендә аны тәкъдир итү кичәсе булды. Очрашуга иҗатчының туганнары, дуслары, шигырьләрен көйгә салган һәвәскәр композитор-җырчылар, әдәбият һәм шигърият сөючеләр килгән иде. Очрашуны китапханәнең туган якны өйрәнү бүлеге хезмәткәре Фәүзия Исламова алып барды, авторның тормышы, иҗат юлы белән таныштырды....
-
Уңышка нигез салына
"Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖ язгы чәчүгә бер атна элек тотынды. 5 нче "Урманай" бүлекчәсендә - Митрәй кырларында иртәдән кичкә кадәр тракторлар гөрелтесе тынмый. Алдынгы механизатор Наил Вәлиев 2 көн эчендә 100 гектарга якын арпа чәчеп өлгергән.
-
Табигатьнең яңарыш фасылы
"Тарсус" паркында өмә Илебездә апрель өмәләре уздыруның туксан елдан артык гүзәл тарихы бар. Бу вакыт эчендә аны оештыручы система һәм фиркәләр үзгәреп торса да, җисеме шул килеш - Җирдә яшәешнең дәвам итүе, чистарыну, төзекләнү символы булып кала. Бүгенге әйдәр "Бердәм Россия" партиясе Татарстан региональ бүлегенең республика халкына мөрәҗәгате районда быел...
-
Бер сорау да игътибарсыз калмады
Депутатлар В.Логинов (уртада), Р.Галимов һәм Н.Нәгыймов (сулда) һәркемнең гозерен игътибар белән тыңлады 19 апрельдә «Бердәм Россия» партиясенең Азнакай бүлекчәсе башкарма комитеты кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты М.М.Галимәрданов халыкны кабул итте. Халык сораулары арасында электр энергиясе тарифларыннан ризасызлык (ОДН түләүләре); декрет отпускасын педагогик стажга кертү; 60 яшьтән...
-
Җитмеш өчтә дә егетләр кебек!
Мәннәф Хөҗҗәтов 1939 елның февралендә Югары Стәрле авылында гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Әле ул чакта беркем дә аның 10 яшеннән спорт белән шөгыльләнәсен, 20 елдан соң сәләте белән армиядә командирларын шаккаттырасын, аннан соң спортның берничә төре буенча Казанны гына түгел, Россияне, дөньяны да яулыйсын күз алдына да китерми....
-
Ветераннар юлбашчыны искә алдылар
Узган ял көннәрендә пролетариат юлбашчысы В.И.Ленин туган көнгә багышланган традицион митинг узды. Ленин һәйкәле янына шәһәрнең төрле почмакларыннан укучылар һәм педагоглар, КПСС һәм хезмәт ветераннары агылды. Әлеге чара гадәти узып баручылар игътибарын да җәлеп итте. - Бүген аңа 142 яшь тулган булыр иде, - дип искә алдылар юлбашчыны ветераннар. Азнакайдагы...
-
Кыр эшләре көндәлеге
Язгы кыр эшләре көннән-көн кызу темплар ала. Оператив мәгълүматларга караганда, 24 апрельгә район басуларындагы күпьеллык үләннең 34, уҗымның 36 проценты өстәмә тукландырылган, 84 проц. күпьеллык үлән, 27 проц. көзен сөрелгән һәм пар, 35 проц. уҗым җире тырмаланган. Иртә бөртек культуралары чәчү агросәнәгать хуҗалыкларының барысында да уңышлы башланып китте. Бүгенгә аның...
-
Нурислам истәлегенә хоккей турниры
27-29 апрельдә Азнакай шәһәренең Боз сараенда 2002 елда туган үсмерләр арасында Нурислам Галиев истәлегенә алкалы хоккей буенча Бөтенроссия ачык турнир үткәрелә. Анда Азнакай, Казан, Ижау, Чиләбе, Яр Чаллы командалары катнашачак. Турнирны тантаналы ачу 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә була. Ярышлар 9.00 сәгатьтә башлана. Оештыру комитеты
-
Татарстанның чиста урманнары
ТР Министрлар Кабинетының 2012 елның 29 февралендәге 317нче карары нигезендә 15 апрельдән "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе старт алды. Ул урманнарда уңай санитар-экологик халәтне саклау, аларны чистарту чаралары күрү максатыннан оештырыла һәм 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Теләге булган һәркемне акциядә катнашырга чакырабыз! "Чатыр-Тау" тыюлыгы администрациясе
-
Район һәм шәһәр Советлары депутатлары игътибарына!
28 апрельдә 10.00 сәгатьтә райсоветның утырышлар залында район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы уздырыла. Көн тәртибендә: 1. Өч һәм аннан күбрәк балалары булган гражданнарга җир участоклары бирү буенча карар кабул итү тәртибе турында. 2.ТР Азнакай шәһәре урамнарына исемнәр бирү турында. 3.Төрлесеннән. Район Советының оештыру бүлеге
-
“Кайнар телефон линиясе” үткәрелә
27 апрельдә 9.00-11.00 сәгатьтә ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте идарәсенең Азнакай бүлеге "Дәүләт җир контроле" дигән темага "кайнар телефон линиясе" үткәрә. Сорауларыгызны 7-62-90 номеры аша җирләрне саклау буенча инспектор Азат Җәләевкә бирә аласыз
-
Тикшерү бүлеге кабул итә
ТР буенча Россия тикшерү идарәсенең Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе А.Х.Сәеткулов гражданнарны һәр дүшәмбе 14.00-18.00, чәршәмбе 8.00-12.00 сәгатьләрдә кабул итә. Тикшерү бүлеге Солтангалиев ур.,25 адресы буенча урнашкан. Алдан язылу өчен тел. 7-05-22.
-
Бәйрәмгә әзерлек бара
Узган җомгада район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин Бөек Җиңүнең 67 еллыгына багышланган тантанага хәзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләренә багышланган утырыш уздырды. Тантаналы митинг һәр елдагыча авылларда 8 майда, ә Азнакайда 9 майда узачак. Бәйрәм алдыннан зур хәзерлек эшләре башланды. Шәһәр һәм авыл урамнарын, ишек алларын төзекләндерү, бизәү, Бөек Ватан...